Диетолог вакцинациядән соң кайсы продуктларны куллану зарарлы булуын әйткән

Коронавируска каршы прививкадан соң кешенең рационы төрле булырга тиеш. Моннан тыш, иммунитет формалаштыруга тискәре йогынты ясарга мөмкин булган кайбер продуктлардан баш тартырга кирәк. Бу хакта табиб-терапевт, диетолог Елена Игнатикова сөйләгән.

Прививкадан соң, ким дигәндә, өч көн алкоголь кулланырга ярамый. Иң яхшысы — аны ике вакцина дозасы арасындагы чорда тулысынча кулланмаска.

«Иммунитетка алкоголь һәрвакыт тискәре йогынты ясый, иммун күзәнәкләрнең активлыгын киметә»,- дип искәрткән эксперт.

Шулай ук аллергия барлыкка китерергә мөмкин продуктлардан баш тартырга кирәк.

Моннан тыш, антитәнчекләр формалашкан чорда аксымны рационнан төшереп калдырырга киңәш ителми. Бу шул исәптән вегетариан диетасына да кагыла, дип өстәде белгеч.


Фикер өстәү