Казанда сыйфатсыз алкоголь эчеп өч кеше һәлак булган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авиатөзелеш районының Симонов урамындагы фатирларның берсендә ике ир-ат һәм ике хатын-кыз виски эчеп, кәеф-сафа корып утырганнар. Бераздан алар барысы да үзләрен начар хис итә башлаганнар һәм ашыгыч ярдәм чакыртканнар.
Тик алар килеп җиткәнче аларның өчесе үлгән. Ә андагы дүртенче кеше — фатир хуҗасы исән калган. Аны ашыгыч рәвештә 7нче хастаханәгә озатканнар. Табиблар фикеренчә, фаҗига суррогат хәмер эчү сәбәпле килеп чыккан.