Татарстанда тагын алты кеше коронавирус корбаны булган.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
1951 һәм 1961 елларда туган ир-ат һәм 1957, 1934, 1963, 1939 елларда туган хатын-кызлар коронавирустан гомере өзелгән.
Шулай итеп, 22 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән 1395 кеше үлгән.