Site icon Ватаным Татарстан

Яңа ел корпоративыннан соң югалган ирнең мәетен тапканнар

24 декабрь көнне Күмертауда корпоративтан соң югалган ирне тапканнар. 

«Вконтакте»да «Лиза Алерт. Башкортостан» эзләү төркеме волонтёрлары 31 яшьлек Артур Яхинның мәете табылу турында хәбәр итә. «Табылды. Үлгән», –  дип хәбәр итә алар. Үлем сәбәпләре билгеле түгел. Ике бала әтисен Яңа ел корпоративыннан соң атнадан артык эзләгәннәр иде.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Exit mobile version