Кач ману бәйрәме көнендә бәкегә чумганда нәрсәне истә тотарга, изге су белән ничек чистарынырга?

Суны изгеләндерү көне: Православие динен тотучылар 19 декабрьдә Кач ману бәйрәмен билгеләп үтә.

Православие динен тотучылар иртәгә – 19 гыйнварда чиркәү календарендәге иң олы бәйрәмнәрнең берсен – Кач мануны (Крещение) билгеләп үтә.

“Крещение” грек сүзеннән алынган. “Чумылдыру” дигәнне аңлата ул. Бәйрәмнең тарихы болайрак. Беренче гасырда дингә өндәүче Иоанн (Иоанн Креститель) изге Иордан елгасында беренче булып шушы йоланы башкара. Шул рәвешле ул кешеләрне тәүбәгә килергә, гөнаһлардан, нәҗеслектән чистарынырга чакыра. Иисус Христосны да шул Иоанн изге суга чумылдыра. Йоланы башкарганда, Иисус Христоска күктән күгәрчен рәвешендә Изге рух иңдерелә. Инҗилдә язылганча, күктән, бу кеше – Ходай Тәгалә, дигән тавыш ишетелә. Шуңа күрә Кач ману бәйрәме, Ходайның пәйда булу көне (“Богоявление”), дип дә атала.

Кач ману иң элек суны изгеләндерү мәгънәсен аңлата. Йола 19 гыйнварга каршы төндә башкарыла. Дин тотучылар елгаларда кач рәвешендә уеп ясалган бәкеләр (иордан дип атала) тишә. Поп суны изгеләндергәннән соң, мондый суның кодрәтенә ышанган кешеләр, нинди генә суыклар булуга карамастан, бәкедә чумып ала. Су бөтен гөнаһларны, авырлыкларны, чир-чорны юып төшерә дип санала. Шул ук вакытта чиркәүләрдә дә су изгеләндерелә. Догалар укылганнан соң кешеләр изгеләндерелгән суны савытларга тутырып өйләренә алып кайталар. Суны бүлмә почмакларына, тәрәзәләргә бөркеп, өйне чистарталар, аруландыралар. Үзләре яки балалары авырганда яки елаганда да шул суны бөркеп алуның файдасын күрәләр. Изгеләндерелгән су, еллар буе торса да, бозылмый. Дөньяви белгечләр бу могҗизаны 19 гыйнварда һәм шуннан соң тагын өч көн дәвамында табигатьтә суның иң чиста вакыты булуы белән аңлата.

Ел саен Кач ману бәкесендә коенучы, гомумән, кышын суда коенырга яратучы, “Туганайлар” газетасы хезмәткәре Олеся Дмитриева киңәшләре

✅Коену алдыннан җылынып алырга: зарядка ясарга, бераз йөгереп алырга кирәк. Бәкегә ашыкмыйча гына төшәргә.

✅Иң яхшысы — башны юешләтмичә, муенга кадәр генә чуму. Үзегезгә кирәкле тирәнлекне тиз генә табып алырга, ләкин йөзмәскә. Бәкедә бер минуттан да артык тормаска.

✅Бала белән суга керсәгез, чумган вакытында аны күз уңыннан ычкындырмаска. Судан чыккач, сөлге белән тиз-тиз ышкып тәнне җылытырга һәм коры кием кияргә. Шуннан соң кайнар чәй эчәргә.

Игътибар! Йөрәк-кан тамырлары, эндокрин системасы, сулыш юлы, ашказаны-эчәк, җенес системасы авыруларыннан интегүчеләргә бәкедә коену киңәш ителми.

Р.S. Табиб-диетолог Елена Соломатина әйтүенчә, суга керер алдыннан майлы ит ризыклары ашарга ярамый. Ник дигәндә, бәкедә коену – организм өчен зур стресс. Аңа энергия кирәк, ә майлы ризык ашаганда, организм бөтен көчен шушы ризыкны эшкәртүгә тотачак. Шуңа күрә коеныр алдыннан җиңел эшкәртелә торган ризык – яшелчә белән йомырка тәбәсе, җиңелчә гарнир белән күркә яки тавык ите, ботка ашап алудан да яхшысы юк. Шулай ук диңгез ба


Фикер өстәү