Татарстанда сырхауларга электрон беләзек кидерергә җыеналар

Сәламәтлек саклау тармагын чын мәгънәсендә цифрлы алгарыш көтә. Республика клиник хастаханәсендә электрон медицина картасы һәм сырхаулар өчен махсус беләзекләр барлыкка киләчәк.

Хастаханә HIMMS дигән халыкара стандартка туры килә торган юнәлештә эшләячәк. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган очрашуда Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин әйтте.

«Еш кына табиб сырхауга билгеләнгән барлык дәвалану процедураларын контрольдә тота алмый. Бу яңалык нәрсә бирәчәк? Сырхауга электрон беләзек кидерәчәкләр, анда махсус цифрлы код булачак. Шушы беләзектә барлык анализлар, эш-гамәлләр теркәлеп барачак. Электрон медицина картасы пәйда булачак. Анда сырхау турында мәгълүматлар урын алачак. Кыскасы, дәвалау эше ачык булачак», – дип аңлатты Айрат Хәйруллин.

Бу тәҗрибәне соңрак республиканың башка клиникаларында да кулланырга җыеналар.


Фикер өстәү