Чүпрәле районының бер авылында 14 яшьлек малай югалган

Чүпрәле районында 14 яшьлек малайны эзлиләр. Зур Чынлы авылында яшәүче 2007 елда туган Фәйзов Денис Фәнил улы 1 мартта кичке бишләр тирәсендә өеннән чыгып киткән һәм кайтмаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге хәбәр итә.

Аның буе 170 см, ябык, чәчләре ачык коңгырт төстә, уң кашында шрамы бар.

Кара төстәге куртка, кара башлык, кара чалбар кигән булган. Үзе белән шулай ук кара төстәге рюкзагын алганлыгы билгеле.

Малай турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләргә 02, 102, 89372868459 номерларына хәбәр итү сорала.


Фикер өстәү