Site icon Ватаным Татарстан

Казанда 750 грамм авырлыктагы бала туган

28 февральдән 6 мартка кадәр Казанда 434 бала туган.

28 февральдән 6 мартка кадәр Казанда бер атна эчендә 434 бала туган. Аларның 197се — кыз һәм 237се — малай. Иң кечкенә баланың авырлыгы — 750 грамм. Иң зур сабый 4640 грамм авырлыкта, дип хәбәр итә Казанның ЗАГС идарәсе.

Әти-әниләр Ясминә, Анна, Әмир, Марк кебек популяр исемнәрдән тыш, балаларына сирәк очрый торган Илина, Сальма, Энвер, Камаль кебек исемнәр дә кушканнар.

Соңгы атнада Казанда барлыгы 201 пар өйләнешкән.


Exit mobile version