Торак-коммуналь хуҗалык хезмәте өчен арттырып түләгән акчаны ничек кайтарырга?

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәте өчен килгән «сәлам хаты»н укып, кайчагында өнсез дә каласың. Янә исәпләп, түләргә дигән сумманың нигезсез артуын күрсәң, бигрәк тә күңелсез булып куя. Әмма андый очракта акчаны кире кайтару ысулы бар икән. Моның нигезе булып Россия Торак кодексының 157 нче маддәсе («Коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме». – Ред.) тора.

Әгәр коммуналь хезмәтләр өчен түләү чынлап та нигезсез рәвештә арттырылган икән, торак милекчесе яңадан исәпләүне генә түгел, арттырылган сумманың 50 проценты күләмендә акча да таләп итәргә мөмкин. Бу шәһәр фатирында яшәүчеләргә дә, үз йортында торучыларга да кагыла.

Арттырып түләгәнсезме, әллә юкмы? Моны ачыклау өчен, төбәктәге норматив һәм тарифлар белән танышырга кирәк. Аннан исә идарәче компания белән килешүне укып чыгарга. Барысы да чагышамы? Хаталар, сезнең өчен аңлашылмаган саннар, искәрмәләр юкмы? Булган очракта, идарәче компания белән аларга җавап табарга кирәк. Квитанциядә барысы да дөрес икән, ни өчен һәм күпме түләвегезне булса да белеп торырсыз. Хәтер яңарту комачау итми.

Хата табылса, нишләргә? Бу очракта хезмәт күрсәткән оешмага гариза язарга кирәк булыр. Гадәттә, мөрәҗәгатьне бер ай дәвамында карыйлар, шуннан соң рәсми җавап бирәләр.

Әгәр дә хезмәт күрсәтүче үз хатасын таный икән, штраф түләячәк. Матди компенсацияне түләү өчен аңа гариза тапшырылган көннән алып ике ай вакыт бирелә. Өстәвенә, компенсация акчалата гына түгел, ә алдагы түләүләрне яңадан исәпләп бирү рәвешендә булырга да мөмкин.

Шулай да, бу саннарның ничек барлыкка килүен, нәрсә өчен икәнен аңлату белән генә дә чикләнергә мөмкиннәр. Бу әле алар алдый дигән сүз түгел. Шулай да, күңелдә шик туа, хата бар дип саныйсыз икән, торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кайсы очракта штраф түләнми? Әлбәттә, әгәр дә хезмәт күрсәтүче хатаны үзе табып, аны бетерү җаен кайгыртса, штраф түләттереп булмаячак.
Әгәр коммуналь хезмәт өчен түләүне исәпләүдә хата милекче гаебе белән килеп чыккан икән (әйтик, счетчиктагы мәгълүматны дөрес күрсәтмәгән), бу да матди компенсация даулау өчен сәбәп түгел.

САН

2021 ел ахырына Россиядә яшәүчеләрнең торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү буенча гомуми бурычы 15 процентка кимегән. Әҗәтнең иң аз күләме – сентябрьгә, иң зур күрсәткече февральгә туры килгән.

 


Фикер өстәү