1 июльдән медицина оешмасына килми генә инвалидлыкны раслап булчак

2022 елның 1 июленнән Россия гражданнары инвалидлык турында белешмә алу өчен медицина экспертизасын медицина оешмасына килеп тә, читтән торып та узаарга мөмкин булачак. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең телеграм-каналында хәбәр ителә.

Медицина оешмаларыннан тиешле барлык документлар медицина-социаль экспертиза бюросына килгәннән соң, мөмкинлекләре чикләнгән россиялеләр өчен шундый мөмкинлек булачак.

Медицина тикшерүе мәгълүматлары табиблар биргән бәяләмәгә туры килмәгән очракта һәм махсус җиһаз ярдәмендә тикшеренү үтәргә кирәк булган очракта гына медицина оешмасына шәхсән килү мәҗбүри. Пациент интернатта яшәгән яки тернәкләндерү программасын үзгәртү ихтыяҗы туган очракта да медицина учреждениесенә килергә кирәк булачак.

Медицина-социаль экспертиза бюросы карары белән риза булмаучылар 2023 елның 1 июненнән аны дистанцион рәвештә тагын бер тапкыр уза алачак.


Фикер өстәү