Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар явачак

Бүген, 15 апрельдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава, төнлә һәм иртән яшенле яңгырлар явачак.  Бу хакта Республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көндез урыны белән көчле яңгыр һәм җепшек кар явуы ихтимал, явым-төшем вакытында көчле җил исәчәк. Аның тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә 2-7, көндез  5-10 градуска кадәр җылылык булачак.


Exit mobile version