Бүген, 15 апрельдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава, төнлә һәм иртән яшенле яңгырлар явачак. Бу хакта Республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көндез урыны белән көчле яңгыр һәм җепшек кар явуы ихтимал, явым-төшем вакытында көчле җил исәчәк. Аның тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә 2-7, көндез 5-10 градуска кадәр җылылык булачак.