Коронавирус белән авырганнан соң 140 көн узгач, йөрәктә нинди куркыныч үзгәрешләр күзәтелүен әйткәннәр

COVID-19 инфекциясе йөрәкне аямый, ди табиб.

Коронавирус, организмда инфекциянең “котыру” чорында, йөрәккә бәрергә мөмкин. Россия Фәннәр академиясе академигы, кардиолог, медицина фәннәре докторы Юрий Беленков Ura.ru хәбәрчесе белән әңгәмәсендә йогышлы авыруның йөрәккә өч этапта зыян китерүен әйткән.

Инфекция иң элек йөрәкнең мускулына китереп “суга”. Нәтиҗәдә аның тибеше бозыла, сулыш кысыла башлый.
Икенче этап, Беленков әйтүенчә, коронавирустан соң 140 көн узгач беленә: миокардит (йөрәк мускулының ялкынсынуы) пәйда булып, сулыш кысылуга, шешенүгә китерә.
Өченче этабында, инде тәмам савыгып беткәндә, кан басымы күтәрелә башлый. Кардиолог сүзләренә караганда, нәкъ менә өченче этапта, вакцинация узмаган очракта, коронавирусны кабат йоктыру куркынычы зур.


Фикер өстәү