Биолог талпанны үтерә алырдай төнәтмә ясап булуын әйтте

Биолог, бөҗәкләр буенча белгеч Роман Хряпин Москва 24 телеканалына биргән интервьюында талпаннарны куркытып кына калмыйча, аларны үтерергә сәләтле төнәтмә турында сөйләде.

Аны мөстәкыйль рәвештә ясарга мөмкин. Галим сүзләренчә, лимон майын, этил спирты белән бутарга кирәк. Кеше гәүдәсенең йомшак өлешләренә сөртү зарур.

Талпан бу өлештән узса үләчәк, ди белгеч.

Венера Сәләхова: «Талпан кадалганнан соң улыбыз инвалид калып, 31 ел урын өстендә ятты»


Фикер өстәү