Бу нәрсә эше икән? Актаныш һәм Теләчедә хуҗалыктагы чебешләрне ботарлап чыгып киткәннәр

Укучыларыбыздан бер-берсенә охшаш ике видео килеп иреште. Аларда ботарлап аткан зур чебешләрне күрергә мөмкин.

Беренче видео Теләчедән дип яза укучыларыбыз. Анда теплицаны ватып кереп, 76 зур чебешне нәрсәдер ботарлап чыгып китүе турында хәбәр ителә.

Ә икенче видео – Актаныштан. Анда аптыраган хуҗа чебешләрен видеога төшереп йөри. Инде өлгереп җиткән 20 чебешнең берсе дә исән калмаган. Әлеге җанвар ишек, тәрәзәне ватып кереп, тавыкларны кырып чыгып киткән.

Бу нинди җанвар булырга мөмкин икән? Этме, әллә башкамы?


Фикер өстәү