Башлангыч мәктәптә булган атыш вакытында үлүчеләр саны 21гә җиткән

Техасның көньягында башлангыч мәктәптә атыш булган. Нәтиҗәдә 21 кеше — 18 бала һәм өч олы кеше һәлак булган, дип хәбәр итә CNN телеканалы.

Элегрәк Техас губернаторы Грег Эбботт матбугат конференциясендә 14 бала һәм укытучыларның берсе һәлак булган, дип белдергән була.

Ул хәбәр иткәнчә, атучының кем икәне билгеле — 18 яшьлек Сальвадор Рамос.  Беренчел мәгълүматлар буенча, аны фаҗига урынына килгән полиция хезмәткәрләре атып үтергән. Полиция хезмәткәрләренең икесе атыш вакытында яраланган.

Атучы мәктәпкә машина да килә. Аны уку йорты янында калдырып утлы корал белән бинага кереп ата башлый. Мәктәпкә китәр алдыннан Рамос үз әбисенә атканы билгеле. Ул әлегә исән һәм хастаханәгә урнаштырылган.

 


Фикер өстәү