Владимир Путин ипотекасы булган күп балалы гаиләләргә ярдәм итәргә кушты

Россия Президенты Владимир Путин күп балалы гаиләләргә ипотека түләү өчен компенсация бирүне дәвам итәргә кушты. Бу хакта ТАСС хәбәр итте.

Кремль сайтындагы документтан билгеле булганча, әлеге карар Дәүләт Советы президиумының май азагындагы утырышы нәтиҗәләре буенча кабул ителгән.

«Өченче яки аннан соңгы балалар 2023 елның 31 декабренә кадәр туган гаиләләргә ипотека торак кредиты (займы) буенча 450 мең сумга кадәр күләмдә дәүләт ярдәме чараларын озайтырга», – диелә хәбәрдә.

Моның буенча доклад 1 сентябрьгә кадәр тәкъдим ителергә тиеш.

Хәзер гамәлдә булган нормалар буенча, өченче яки аннан соңгы балалары 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр туган гаиләләргә ипотека кредитын тулысынча яки өлешчә каплау өчен дәүләт ярдәм итә. Бу чара 2023 елның азагына кадәр дәвам итә, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү