Site icon Ватаным Татарстан

Владимир Путин күп балалы әтиләрне вакытыннан алда пенсиягә чыгару мәсьәләсен карарга кушты

Россия Президенты Владимир Путин күп балалы әтиләргә пенсияне вакытыннан иртәрәк билгеләү мөмкинлеген карарга, моның турында 1 октябрьгә кадәр хәбәр итәргә кушты, диелгән Кремль сайтында. РИА Новости шул турыда яза.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә… күп балалы аталарга картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү мөмкинлеге турындагы мәсьәләне карарга», – диелә йөкләмәләр исемлегендә.

Тиешле доклад 2022 елның 1 октябренә кадәр тәкъдим ителергә тиеш, Россия премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнгән.


Exit mobile version