Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов вазифасыннан китте

Бүген Актаныш районының чираттан тыш сессиясендә район башлыгы Энгель Фәттахов үз теләге белән вазифасыннан китүен белдерде. Район советы депутатлары аның отставкасын кабул итте.

«Мин күп эшләдем, озак эшләдем, сез дә инде ялыккансыздыр миннән. Минем гаризаны канәгатьләндерүегезне сорыйм. Мин 20 ел, урынбасар вазифасын алсаң, 25 ел эшләдем. Актаныш урамнарында иркенләп йөрим. Бер кеше дә әйтә алмас – кем генә мөрәҗәгать итсә дә, берсенә дә битараф булмадым. Үти алмасам да, битараф калмадым. Мине эшләткән өчен республика җитәкчелегенә бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә шушы районда калып, шушы коллектив белән хезмәтемне алып барасым килә», – диде район башлыгы.

 


Фикер өстәү