Көллияткә диплом алырга барган 4 егет куркыныч юл-транспорт һәлакәтенә очраган

Чаллы промзонасында – двигательләр заводы каршында — куркыныч юл-транспорт һәлакәтендә Виктор Поташев исемендәге техник көллиятне тәмамлаучылар зыян күргән. Дүрт егет диплом алу тантанасына бара торган була, дип яза «Челнинские известия».

Юл-транспорт һәлакәте Моторная урамында була. Тимер заводы ягына таба хәрәкәт иткән ВАЗ 2112 автомобиле МАЗ йөк машинасына бәрелә. Бик көчле бәрелеш була — машинаның алгы өлешен яртылаш юкка чыга, ул зур йөк машинасы астында кала. Алдагы утыргычтагы пассажир һәм машина йөртүче кысылып кала.

Авариядә катнашучылар авария хәленең ни рәвешле барлыкка килүе турында фикер белдерделәр. Йөк машинасы уң як полосадан борыла башлаган, бу вакытта сулдан җиңелчә киткән.

«Бездә бүген дипломнар тапшыру тантанасы планлаштырылган иде, балалар «Энергетик» мәдәният сараенда чыгарылыш кичәсенә барырга тиеш иделәр. Ә монда шундый фаҗига. Көллиятнең барлык җитәкчелеге дә БСПМда. Малайларның хәле турында әлегә берни дә белмибез, телефоннар җавап бирми», – дип хәбәр иттеләр көллияттә.

 


Фикер өстәү