Site icon Ватаным Татарстан

Айгөл Бариеваның ире Линарның үлем сәбәбе билгеле булды

Кичә Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның ире вафат булган дип хәбәр иткән идек. Җырчының иренә инфаркт булган. Аңа нибары 53 яшь була.

— Бик кызганыч. Линарның гомере шулай тиз өзелер дип кем уйлаган. Матур гына яшиләр иде. Табиблар инфаркт дигән. «Ашыгыч ярдәм» дә килгән. Әмма коткара алмаганнар. Линарны бүген Казанның Яңа бистә зиратына җирлиячәкләр. Сабырлык телим,-ди Гөлнара Габидуллина.
«ВТ» коллективы да Айгөл Бариеваның тирән кайгысын уртаклаша. Ирегезнең урыны оҗмахта булсын!


Exit mobile version