Владимир Путин Россиядә яшәүчеләрнең гомер озынлыгын арттырырга кушты

Россиядә яшәүчеләрнең уртача гомер озынлыгы 2030 елга кадәр 78 яшькә җитәргә тиеш. Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында Президент Владимир Путин шундый бурыч куйды. Ул Россия табибларының коронавирус пандемиясенә каршы көрәштә зур уңышларга ирешүен ассызыклады.

Икенче квартал йомгаклары буенча илдә үлем-китем күрсәткече пандемиягә кадәрге – 2019 елгы дәрәҗәгә калган. Ә гомер озынлыгы, беренче нәтиҗәләр буенча, 73 яшьтән арткан. Владимир Путин әйтүенчә, бу күрсәткеч кешеләребезнең тормыш шартларын яхшырту һәм сәламәтлеген ныгытуга бәйле. Ул шулай ук шикәр чире һәм С гепатитына каршы көрәш буенча программаларны тизрәк кабул итеп, аларны тормышка ашыра башларга кушты. «Гәрчә Хөкүмәткә әлеге бурыч инде күптәннән йөкләнсә дә, аның буенча эш һаман башланмаган әле», – дигән Президент.


Фикер өстәү