Лагерьда агуланган балалар саны 42гә җиткән: аларда норовирус табылган

Приморье краенда җәйге лагерьда агуланучылар саны 45кә җиткән. Шуның 42се – балалар. Аларның норовирус белән зарарлануы ачыкланган. Бу хакта “Интерфакс” Роспотребнадзорның җирле идарәсе мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Чирнең кайдан һәм ни сәбәпле килеп чыгуы әлегә мәгълүм түгел. Лабораториядә тикшеренүләр дәвам итә. Лагерь ашханәсендә ризыкны әзерләү һәм саклау таләпләрен санга сукмау билгеләнгән. Роспотребнадзор идарәсе җәйге лагерь эшчәнлеген вакытлыча тыю турында беркетмә төзегән.
1 августка хастаханәдә 30 сырхау, шул исәптән бер зур кеше калган. Барысы да җиңелчә авырый.
Лагерьда агулану очрагы буенча прокуратура тикшерү үткәрә.


Фикер өстәү