Site icon Ватаным Татарстан

Чаллыда күпер астында өлкән яшьтәге ханымның үле гәүдәсе табылган

Кичә, 25 августта, Чаллыда шаһитлар Тынычлык һәм Вахитов проспектлары чатында урнашкан күпер астында өлкән яшьтәге ханымның мәетен тапкан.

Хатын-кызга 65-70 яшьләр чамасы булган. Ул күпердән егылып төшкән.

Мәрхүмнең шәхесе әлегә билгеләнмәгән. Хокук саклау органнары бу хәлнең сәбәпләрен тикшерә. Үлем сәбәбе судмедэкспертлар тарафыннан билгеләнәчәк.


Exit mobile version