Site icon Ватаным Татарстан

Югары Камада 15 яшьлек укучы кызның гәүдәсен тапканнар

15 сентябрьдә кич белән Югары Кама районының (Киров өлкәсе) Рудничный бистәсендә 15 яшьлек кыз югалган.

Вакыйга урынына тикшерү идарәсе криминалисты, эчке эшләр органнарының оператив хезмәткәрләре составындагы тикшерү-оператив төркеме чыккан.

16 сентябрьдә эзләү чаралары барышында кызның гәүдәсе табылган. Башлангыч тикшерү эшләре нәтиҗәсендә, аның үлеменә катнашы булган кеше ачыкланган.


Exit mobile version