Ижау мәктәбендәге атышта һәлак булучылар саны 17гә җиткән

Ижау мәктәбендәге атыш сәбәпле һәлак булучылар саны 17гә җиткән. Бу хакта Удмуртия хакимияте Россия Тикшерү комитеты мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

“17 кеше, шул исәптән 11 бала һәм 6 олы кеше һәлак булган”, – диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез: кичә Ижевск шәһәренең 88нче мәктәбендә атыш булган. Һөҗүм итүченең биредә укып чыккан 1988 елгы Артем Казанцев булуы ачыкланган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Удмуртиядә 29 сентябрьгә кадәр мәтам көне игълан ителде.


Фикер өстәү