Ирен озатучы Иркә: «Бу көн килер дип уйламаган идем»

Татарстанның атказанган артисты Иркәнең иренә дә повестка килгәнлеге хакында хәбәр иткән идек. Бүген ул ирен озатырга хәрби комиссариатка килгән. Бу хакта «Сөембикә» телеграм каналында хәбәр итте.

Җырчы бу көн килер дип уйламаган да, көтмәгән дә.

– Артур башта әйтмәде дә әле ул аны миңа, повестка алгач икенче көнне генә әйтте. Алгач та төне буе әзерләнгән миңа әйтергә. Мин инде бик нык сораган идем Аллаһы Тәгаләдән, булмасын иде, дип. Балалар да бар бит әле, – ди сөеклесен озатучы Иркә.

Артур исә: «Мин әзер идем», — дип җавап бирә журналист соравына.

Татарстаннан мобилизацияләнүче ир-егетләр: «Кайтачакбыз, безне көтегез!»

 


Фикер өстәү