Site icon Ватаным Татарстан

Путинның матбугат сәркатибе армия хезмәтен ике ел итү турындагы сорауга җавап бирде

Кремльдә армиядә хезмәт итү вакытын ике елга кадәр озайту турында сүз булмаган. Бу хакта журналистларга Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйтте.

» Бу тема турында сүз булмады. Әлбәттә, монда иң мөһиме – Оборона министрлыгы фикере. Тик Кремльдә бу җәһәттән бернинди фикер алышулар да булмады», — дип шәрехләгән Кремль вәкиле.

Элегрәк Федерация Советының Халыкара комитеты башлыгының беренче урынбасары, Федераль куркынычсызлык хезмәте генералы Владимир Джаббаров армиядә ике еллык хезмәтне кайтару кирәклеген әйткән иде.

Кремльдә хатын-кызларны армиягә чакыру турында да фикер алышмадылар, дип төгәлләгән сүзен Дмитрий Песков.


Exit mobile version