Site icon Ватаным Татарстан

Казанда юл һәлакәтендә гомере өзелгән кешеләр истәлегенә ак күгәрченнәр очырдылар

Ноябрьнең һәр өченче якшәмбесендә дөньяда юл һәлакәтләре корбаннарын искә алалар. Әлеге чара кысаларында Татарстан юлларында иминлек арттыру ниятеннән төрле чаралар уза.

Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чараларның берсе Казанның Юдино бистәсендә узды. Юл иминлеге сакчылары яшь инспекторлар белән берлектә флешмоб оештырды, дип хәбәр итә “Татар-информ”. Ахырда исә юл һәлакәтендә гомере өзелгән кешеләр истәлегенә ак күгәрченнәр очырдылар.


Exit mobile version