Site icon Ватаным Татарстан

Быел Татарстанда “Экология” илкүләм проекты буенча 33,9 миллион үсенте әзерләнгән

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында “Экология” илкүләм проектының “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты кысасында урман питомникларында күпме агач-куак кәлшәсе үстерелүен барлаганнар. Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтүенчә, үсентеләрнең саны, сыйфаты, гамәлдәге стандартлар һәм техник шартларга туры килү-килмәве тикшерелгән.

Аның әйтүенчә, 2022 елда барлыгы 33,9 миллион, шул исәптән Татарстан Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә – чүлмәккә утыртып, 12 миллион үсенте әзерләнгән. Шуның 25,5 миллионы – ылыслы, 7,9 миллионы – яфраклы агач, 0,5 миллионы – куак кәлшәсе.
“Агач-куак кәлшәләре үстерү “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора, – ди Равил Кузюров. – Быел план 10%ка арттырып үтәлде. Үсентеләрдән 2023 елда урманнарны яңарту, саклагыч полосалар булдыру өчен файдаланылачак”.


Exit mobile version