Site icon Ватаным Татарстан

Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә 35 кеше зыян күргән

Бүген иртәнге дүрттә Төркиянең Мәрмәр диңгезе тирәсендә 5,9 магнитудалы җир тетрәү булган. Бу хакта Төркия гадәттән тыш хәлләр департаментына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, табигый бәла-каза нәтиҗәсендә 35 кеше зыян күргән, аларның күбесе Дюдже провинциясендә җәрәхәтләнгән.

Җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар турында әлегә мәгълүмат юк.


Exit mobile version