Мобилизацияләнгән Илгиз Мөхәммәтҗанов: «Ике дә уйламадым, чакыргач, киттем инде»

Интернет киңлекләрендә хәрби киемдәге егетнең матур итеп җырлавы кемнең генә күңелен айкамады икән. Шулкадәр үзәкләрне өзеп, моңлы итеп җырлый ул. Ара-тирә ату тавышлары да ишетелә. Кем соң бу егет? «ВТ» хәбәрчесе җырчы егетне эзләп тапты. Ул Кама Тамагы районының Келәнче авылыннан икән.

– 2019 елда армиядә булып кайттым. Өлешчә мобилизация башлангач, повестка килеп төште. Ике дә уйламадым, чакыргач, киттем инде, – ди Илгиз. – Матур җырлыйсыз дисезме? Мин җырчы түгел бит. Моңланам гына. Әти дә, әни дә җырламый. Дәү әти матур җырлаган, диләр.

Баксаң, әлеге видеоны Казанның бер полигонында төшергәннәр. Илгиз әлегә, үз чиратын көтеп, «Казан Экспо»да хәрби өйрәнүләр уза. Сугышка кайчан китәсен төгәл белми әле ул. Әмма бер-ике атна эчендә китәргә мөмкиндер, ди.

– Әти дә, әни дә борчыла инде. Илләр тыныч түгел бит. Яныма киләләр. Әтиемнең энесе ташламый. Якыннарым гел янәшә. Йөргән кызым килә. Елый да елый ул. Бер дә җибәрәсе килми. Әмма кушкач, барасы бит инде, – ди Илгиз. – Сөйгәнем көтәрмен дип вәгъдә бирә. Ә мин исә кайтырыма ышанам. Алла боерса, тиз генә кайтулар насыйп булсын. Җиңеп!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү