Site icon Ватаным Татарстан

Балта турында ГЫЙБРӘТЛЕ КЫЙССА

Бер кеше өй алдында балтасын югалткан. Эзләмәгән җире калмаган. Капка төбенә чыгып караса, анда күрше малае йөри икән. Малайның һәрбер адымы аның карак икәнен дәлилли кебек. «Мөгаен, ул урлагандыр инде», – дип, капка алдына чыга башлаган хуҗа үз балтасына абынып егыла. Балтасын тапкач, капка төбендә йөргән күрше малаеның карак икәнлегенә ишарә итә торган бер генә сыйфатны да тапмый.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: «Башкаларны гаеп итәр алдыннан карагыз, үлчәгез, гаепсезне гаеп итә күрмәгез. Сәбәпсезгә берәрсен гаеп итә башласагыз, ул иң ялган сүздән булыр», – дип әйткән бер хәдисендә.


Exit mobile version