Иркәнең мобилизацияләнгән ирен өенә кайтарганнар

Татарстанның атказанган артисты Иркәнең мобилизацияләнгән ире Артур өенә кайткан. Ул берничә көн торып киткән.  Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

“Мин әкрен генә күнектем… Адәм баласы барысына да күнегә икән шул… 3 ай эчендә нинди генә уйлар килмәде башка, өйдем дә иштем, өйдем дә иштем… Бу соңгы айларда күүүп уйландым, беренче бер туктамый еладым, ничә еллар буена елый алмый йөргәнмен икән. Әйтерсең лә, күп еллар буена җыелган яшьләр бер туктамый тамды да тамды… Йокламаган төннәр санын хәтерләмим дә, көн белән төн буталды, уйлар, шикләр ишелеп кенә торды… Яшьләр тукталды… Аннан дәшмәс чор башланды, сөйләшәсе килми башлады… Эш, бары эш белән мавыгырга тырыштым, җырладым да җырладым… Әкрен генә үз хәлемә кайта башладым… Бу темага сөйләшәсе килми иде… Һәр кешегә аның турында сорауларга елмаеп җавап бирергә тырыштым, тик яратып бетерми идем бу сорауларны… Әкрен генә үтте… Күрештек без! 2-3 көн бергә булдык! Ул һәрвакыттагыча елмаеп кына торды, бер тамчы да борчуы юк диярсең… Тынычландым, Аллаһка шөкер. Ходай тагын күрешергә насыйп итсен. Көчле рухлы кеше белән тормыш корганмын икән. Рәхмәт аңа шуның өчен. Яңа елны быел тулы гаилә белән үткәрә алмыйбыз… Балалар Артурның әнисе белән үткәрәселәре килде бик нык. Алар әни янына кайтып киттеләр инде… Менә шундый яңалыклар бездә… Ничек күрештегез кебек сораулар бирмәгез… Рәхмәт”, — дигән Иркә.

Иркә: «Уртанчы кызым «Нигә башкаларның әтиләре  китмәгән?» дип елый»


Фикер өстәү