Эльмира Сөләйманованың үлеме сәбәбе билгеле

Бүген Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованың гомере өзелде. «Эльмира йоклаганда үлгән. Яру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, җырчыга инфаркт булган», дип яза Челнинские известия.

Җырчының үлеме турында «ВТ»га аның баянчысы Фәйзелхак абый Хәлимов хәбәр итте.

Эльмирага 40 яшь иде.  Соңгы вакытта бик каты йөткереп интеккән. Температурасы булмаганлыктан табибларга мөрәҗәгать итеп тормаган. Аның ике баласы ятим калды.

Эльмира Сөләйманова турында якыннары: «Аның белән рәхәт иде. Мин кем дигәне булмады»


Фикер өстәү