Салкыннар булу сәбәпле, каникул “озынаерга” мөмкин

Каникулдан соң салкыннар сакланганда, мәктәпләрдә дәресләр вакытлыча кичектереләчәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Министрлык һава температурасы -25 градус һәм түбәнрәк булганда, балаларны мәктәп автобусларында йөртмәскә киңәш итә.

Авылда 23 градус салкын булганда (шәһәрдә — 25) башлангыч сыйныф укучылары мәктәпкә бармаячак. 5-9 сыйныф укучыларына исә укуга бармас өчен термометр баганасы шәһәрдә — 27, авылда -25 градустан түбәнрәк булырга тиеш. 10-11 сыйныф укучылары авылда – 30, шәһәрдә 32 градус салкын булганда укымаячак.

Моннан тыш, урамда физкультура дәресләрен уздыру буенча да таләпләр бар. Башлангыч сыйныфлар өчен аны һава температурасы -3 градустан түбән булмаганда һәм җилнең тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаганда үткәрергә рөхсәт ителә. Югары сыйныфлар өчен һава торышының -10 градустан түбән булмавы кирәк.

Министрлык мәктәп җитәкчеләренә көчле салкыннар вакытында җылылык белән тәэмин итүгә контрольне көчәйтергә куша.


Фикер өстәү