Алия Карачуринага тәкъдим ясаганнар. Риза булганмы?

Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшләүче Алия Карачуринага социаль челтрәдә кызыклы тәкъдим ясаганнар. Яшь җырчы Искәндәр Вәлиев Алия белән дуэт яздырырга тели.

Искәндәр үз битендә «Кем белән дуэт яздырырга икән?» дигән сораштыру оештырган һәм күпләр анда Алия дип язган. «Кадерле дуслар, мин кичә сездән, «Янсаң янам» җырын кем белән дуэт итеп җырларга, дип киңәш сораган идем. Бер вариант миңа аеруча ошады. Алия Карачурина, син ризамы?» – дип язган Искәндәр Вәлиев.

«Миңа мондый тәкъдим ясаганнары юк иде әле», – дип кенә шаярткан Алия. Әмма тәгаен җавап юк.


Фикер өстәү