Site icon Ватаным Татарстан

Россия Оборона министрлыгы Украинаның хәрби идарәсе системасына ракета һөҗүме турында хәбәр итте

Россия кораллы көчләре шимбә, 14 гыйнварда, Украинаның хәрби идарәсе системасына һәм аның белән бәйле энергетика объектларына ракета һөҗүме ясады, дип хәбәр итте РФ Оборона министрлыгының рәсми вәкиле генерал-лейтенант Игорь Конашенков.

«2023 елның 14 гыйнварында Украинаның хәрби идарәсе системасына һәм аның белән бәйле энергетика объектларына ракета һөҗүме ясалды.  Һөҗүмнең максаты ирешелде», — дип белдерде Конашенков көндәлек брифинг барышында.


Exit mobile version