Казан янында чаңгычы кеше скелеты тапкан

Казан янында чаңгычы бер ир скелетына тап булган.

Кадыш бистәсеннән ерак түгел бер ир этен ияртеп чаңгы шуарга чыга. Юлда эт хуҗасыннан бераз артка кала.

Ир юлдашын эзләргә дип кире борыла һәм этенә 6 эт ташланганлыгын күреп ала. Ул этен коткарырга дип килә һәм карда кеше скелетын күреп ала.

Эт исән калган. Хзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү