«ВТ» видеоязмалар бәйгесе игълан итә: «Безгә килеп күрегез!»

«Ватаным Татарстан» газетасы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе белән берлектә, «Безгә килеп күрегез!» дигән зур бәйге игълан итә!

Сезнең авыл/шәһәр/район үзәге кешеләре бүген нәрсә белән яши? Сезгә килсәк, горурланып, ниләр күрсәтәчәксез? Ә иң мөһиме – сезнең җирлектә яшәүчеләр көндәлек тормышта татар телен ничек саклый? Авыл/шәһәрегезнең яшәеше һәм татар теленең көндәлек тормышта кулланылышын тасвирлаган видеоязмалар көтеп калабыз.

Бәйге таләпләренә туры килгән видеоязмалар газетабызның интернет мәйданчыкларына (vatantat.ru сайты һәм «ВКонтакте» челтәрендәге рәсми төркем) урнаштырылачак һәм алар арасында тавыш бирү оештырылачак. Иң зур тавыш җыйган видеоязмаларны жюри әгъзалары да бәяләячәк.
Бәйге өч төркемдә оештырыла: 10–17 яшьлекләр, 18–34 яшьтәгеләр һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләр.

Гран—прига лаек булган видеоролик авторы яки авторлар төркеме 50 000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнә.

10–17 яшьлекләр номинациясендә җиңүчегә – 25 000 сум премия;
15 000 сум күләмендә 2 кызыксындыру бүләге.
18–35 яшьлекләр номинациясендә җиңүчегә – 25 000 сум премия;
15 000 сум күләмендә 2 кызыксындыру бүләге.
35 яшь һәм өлкәнрәкләр номинациясендә җиңүчегә – 25 000 сум премия,
15 000 сум күләмендә 2 кызыксындыру бүләге.

Конкурста бер эш белән бер автор яки авторлык коллективы катнаша ала.
Гаризаларны konkurs_vt@mail.ru адресына юлларга кирәк.

Игътибар! Видеоязмаларның хронометражы: 5 минутка кадәр, ул горизонталь рәвештә төшерелгән, аудио һәм визуаль материал чиста, сыйфатлы булырга тиеш.

Сораулар булса: 8 (843) 222-09-64

Бәйге 2023 елның 23 гыйнварыннан 2023 елның 10 июненә кадәр үткәрелә.

Бәйгенең нигезләмәсе.
Катнашу өчен гариза.

Яшь чикләве 6+.

 

 


Фикер өстәү