Чаллы табибәсе трассада йөрәге туктаган ир-атның гомерен саклап калган

Чаллыда сугыш ветераннары госпиталенең реаниматологы М7 трассасында йөрәге туктаган ирнең гомерен саклап калган. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Алинә Махиянова белән ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең санавиация шоферы Алексей Михеевның Казаннан кайтулары була. Юлда алар трасса читендә маршрут автобусы торуына игътибар итәләр, ә аның тирәсендә кешеләр җыелаган була һәм алар сигналлар белән ашыгыч ярдәм машинасын туктатуны сорыйлар. Анда бер ирнең йөрәге туктаган була.

Алинә Сабир кызы беренче ярдәм күрсәтү өчен чемоданын тотып, юл аша йөгерә. Маршрутта аңсыз яткан иргә туганы ясалма сулыш һәм йөрәгенә массаж да ясап карый, тик файдасы гына булмый.

Ир-атның сулышы һәм пульсы булмаганлыктан табибә шунда ук йөрәк-үпкә реанимациясен башлый. Биш минуттан соң ирнең йөрге тибә. Пациентны тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы белән, якындагы Мамадыш үзәк хастаханәсенә китерәләр. Анда бригаданы реанимация һәм интенсив терапия бүлеге табиблары көткән.

Ирнең бәхете булган: юлда тәҗрибәле табибә очрау аның гомерен саклап калган. Хәзер ул хастаханәдән чыккан, үзен яхшы хис итә.


Фикер өстәү