Белгеч пенсиягә чыгу стажын ничек сатып алырга кирәклеген аңлатты

Киләсе елда пенсиягә чыгу яшенә җитәм. Тик хәзер бу гына аз, лаеклы ялга чыгу өчен иминият стажы һәм пенсия баллары да кирәк, диләр. Мин озак еллар авылда инвалид әти-әниемне карадым, рәсми рәвештә эшкә урнашмыйча, «шабашка»да йөрдем. Эштән качып йөргән кеше түгел мин, пенсиягә чыга алмыйча калсам, хурлык бит. Ул стажны сатып алырга мөмкин икән, дип сөйлиләр. Шуны аңлатып бирә алмассызмы?

Исемемне язмагыз.

Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге хәбәреннән:

– 2023 елда картлык буенча иминият пенсиясен алу өчен минималь стаж 14 ел тәшкил итә. Мәсәлән, пенсиягә чыгу яшенә җиткән кешенең 13 ел стажы бар һәм ул эшләми, ди. Бу очракта лаеклы ялга чыгу өчен җитмәгән эш елларын сатып алырга була. Мондый мөмкинлектән эшләмәүчеләр генә түгел, рәсми рәвештә теркәлгән үзмәшгульләр дә файдалана ала. Моның өчен еллык керемнәрне түләргә кирәк. Ә иминият елы ХТМК x 22% x 12 формуласы буенча исәпләнә. Быел ХТМК, ягъни хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 16 мең 242 сум тәшкил итүен исәпкә алсак, бер ел стажны 42 мең 878 сумга сатып алырга мөмкин. Канун нигезендә, иминият пенсиясе билгеләү өчен кирәкле стажның яртысы кадәрен: 2023 елда – күп дигәндә 7 елны, 2024 елда – күп дигәндә 7 ел да 6 айны, ягъни лаеклы ялга чыгу өчен кирәкле 15 елның яртысын сатып алырга мөмкин. Пенсия яшенә җиткән кешенең иминият стажы яки пенсия баллары җитмәсә, картлык буенча иминият пенсиясенә чыгу биш елга кичектерелә.


Фикер өстәү