Site icon Ватаным Татарстан

Төркиядә җир тетрәүләр вакытында һәлак булучылар саны 41 меңнән арткан

Төркиядә җир тетрәүләр вакытында һәлак булучылар саны 41 020гә кадәр арткан, дип хәбәр итте афәт нәтиҗәләрен бетерү идарәсе (AFAD).

«Бу вакытка үлүчеләр саны 41,020 кеше», — диелә хәбәрдә.

Искәртеп узыйк, 6 февральдә Төркиядә көчле җир тетрәү булды. Соңгы мәгълүматларга караганда, 35 меңнән артык кеше, шул исәптән россиялеләр фаҗига корбаны булды.


Exit mobile version