Төркиядә җир тетрәүләр вакытында һәлак булучылар саны 41 020гә кадәр арткан, дип хәбәр итте афәт нәтиҗәләрен бетерү идарәсе (AFAD).
«Бу вакытка үлүчеләр саны 41,020 кеше», — диелә хәбәрдә.
Искәртеп узыйк, 6 февральдә Төркиядә көчле җир тетрәү булды. Соңгы мәгълүматларга караганда, 35 меңнән артык кеше, шул исәптән россиялеләр фаҗига корбаны булды.