Төркия һәм Сириядәге җир тетрәүләр нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 35 меңнән арткан

Төркия һәм Сириядә 6 февральдә теркәлгән җир тетрәүләр нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 35 меңнән артып киткән. Аерым алганда, Төркиядә корбаннар саны 31 643 кешегә җиткән.

Кичә Американың CNN телеканалы Сирия территориясендә – баш күтәрүчеләр һәм рәсми Дамаск контрольдә тоткан районнарда 3576 кешенең һәлак булуы хакында хәбәр иткән иде.

Шул ук вакытта, Сирия сәламәтлек саклау министры Хәсән әл-Габаш шул ук көнне Al Mayadeen телеканалына ил Хөкүмәте контрольдә тоткан районнарда 1414 кешенең һәлак булуы хакында белдерде.

Эрдоган: “Төркиядә 1939 елдан бирле иң көчле җир тетрәү булды, 912 кешенең гомере өзелде”


Фикер өстәү