Site icon Ватаным Татарстан

Төркиядә кабат җир тетрәгән: үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр бар

Дүшәмбе кичендә Төркия һәм Сүрия чигендә 6,3 магнитудалы җир тетрәү булган.

Хәзергә корбаннар саны — алты, зыян күрүчеләр 300 гә якын булуы мәгълүм. Бу хакта TRT Haber телеканалына сылтама белән «Спутник» радиосы хәбәр итте.

Төркия хөкүмәте диңгезгә һәм Хатай провинциясе тирәсенә килмәскә киңәш иткән.


Exit mobile version