Дүшәмбе кичендә Төркия һәм Сүрия чигендә 6,3 магнитудалы җир тетрәү булган.
Хәзергә корбаннар саны — алты, зыян күрүчеләр 300 гә якын булуы мәгълүм. Бу хакта TRT Haber телеканалына сылтама белән «Спутник» радиосы хәбәр итте.
Төркия хөкүмәте диңгезгә һәм Хатай провинциясе тирәсенә килмәскә киңәш иткән.