8 марттан соң җылыта.
Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев бу көннәрдә Татарстанда нинди һава урнашачагы турында сөйләгән. Аның әйтүенчә, республикада аномаль җылылык көтелә.
8 марттан һава температурасы күтәрелү фаразлана. Переведенцев билгеләп үткәнчә, температура нормадан 4-5 градуска югарырак булачак. Төнге температура +5 градуска кадәр күтәрелсә, көндезге сәгатьләрдә +6 һәм аннан да җылырак.
Әмма бу – вакытлыча җылыту. Атна азагына кадәр генә шулай булачак. Кар явачак. Термометрның терекөмеш баганасы “плюс” күрсәтә башлауга, карны яңгыр алыштырачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat