Куйбышев сусаклагычының су өслеген боздан тулысынча чистарту 25-30 апрельдә көтелә, дип билгеләп үттеләр Татарстан Гидрометүзәгендә.
Быел Татарстанда язгы ташу уртача күпьеллык даталардан 10-15 көнгә иртәрәк, мартның өченче декадасы һәм апрельнең беренче декадасы башында булыр дип көтелә.
Су күтәрелү дәрәҗәсе нормада булыр дип фаразлана. Әлегә Татарстанның кече елгаларында язгы ташулар күзәтелми.