Site icon Ватаным Татарстан

Эльмира Сөләйманованың истәлегенә багышланган күргәзмә ачылачак

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованың якыннары җырчының исемен мәңгеләштерү эшен башлап җибәргән. Шушы көннәрдә әнисе кызының сәхнә күлмәкләрен, аяк киемнәрен, эстрададагы казанышлары өчен бирелгән мактау грамоталарын, дипломнарын, бизәнү әйберләрен туган ягы Аксубай районы Иске Ибрай авылы музеена кайтарган, дип яза «Шәһри Чаллы» газетасы. 

«Киләчәктә музейда күренекле авылдашыбыз, моңлы җырчыбыз Эльмира Сөләйманованың якты истәлегенә багышланган күргәзмә урын алачак. Безгә кадерле экспонатлар кайтарган өчен Фидания апага рәхмәт», – дигәннәр җырчының якташлары.

Аксубай районы Иске Ибрай – Эльмира Сөләйманованың әнисенең туган авылы. Эльмираның балачагы шушы авылда узган, ул аны үзенең туган авылы дип санаган.

 


Exit mobile version